Telegram Web Link
Башкирия в 1 мировой.pdf
6.1 MB
Перевод воспоминаний одного из воинов Азиатского батальона (Asya Taburu) (док. N 371).

Подробнее про Азиатский батальон здесь (на турецком).
Forwarded from فكردشلك | Единомыслие (عبد الكريم عين الله)
По просьбе братьев, преподающих татарский язык на исламской графике, задали такой вопрос муфтию шейху Нидалю Алю Роши аль-Ханафи, хафизахуЛлаху Тааля:

السلام عليكم و رحمة الله و باركته يا سيدي. قبل زمان الاتحاد السوفيياتي كانت لغتنا بالحروف العربية و هي قريبة من لغة الاتراك. اليوم اكثر الناس يستخدمون اللغة الروسية بدلا من لغتنا و لغتنا بالحروف الروسية. و لكن يوجد أخوة يريدون ان يرجع إلى لغتنا القديمة بسبب قربها الى الاسلام و الثقافة القومية و الاسلامية. هل هذا أمر جيد ام لا؟ جزاكم الله خيرا يا سيدي

Вопрос: до Советского Союза наш язык был на арабской графике, а он близок к языку турок. Сегодня большинство людей используют русский язык вместо нашего языка, и наш язык на русской графике. Но есть братья, которые хотят вернуться к нашему старому языку из-за его близости к Исламу, национальной и исламской культурам. Это хорошее дело или нет?

نعم هو أمر حسن؛ فإن الأقرب خير من غيره إن لم يتحقق منه ضرر ..

Ответ: да, это хорошее дело. И то что более близко [к Исламу] лучше, чем иное, если оно не вредит.
"Кыйсса-и Йосыф галәйһис-сәлам"нән

《Әймешләр: Зөләйханың күрке һәм Йосыф галәйһис-сәламдин кәмрак ирде. Бәс, җәмаллык хатын ирде. Качан газиз-е Мисыр Йосыф галәйһис-сәламне Зөләйхага тапшырды ирсә, Зөләйха Йосыф галәйһис-сәламнең башын юды, сачын тарады, сәвеклеге артты.
Бәйт:
Күз күргәле җәмал ул, сәүмәк аны хәлал ул,
Мондаг җәмал күребән кем сөймәсә вәбал ул.

Зөләйха Йосыфга татлыг ашлар йидерде, арыг тунлар кидерде. Йосыф галәйһис-сәлам Зөләйха йөзегә бакмады, башын кое салып, "атам хәле ни булды" тип кайгыланыр ирде.》
Кыйсасел-әнбия-и Рабгузи. Казан, 1881.

Сүзлекчә
Күрке - матурлыгы
Кәмрак - кимрәк
Ирде - иде
Ирсә - исә
Җәмаллык - матур
Сәвеклеге - мәхәббәте
Күз күргәле - күрер күзгә
Җәмал - матурлык
Мондаг - мондый
Күребән - күреп
Вәбал - гаеп, гөнаһ
Татлыг - тәмле
Йидерде - ашатты
Арыг тунлар - чиста киемнәр
Кое салып - иеп.

Миниатюрада: Зөләйха Йосыф пәйгамбәргә мәхәббәтен аңлата (моннан).
Бывает, что долго и безуспешно бьёшься над расшифровкой нескольких слов, выведенных неискушенным в арабской каллиграфии мастером, оставляешь это занятие, а какое-то время спустя, взглянув свежим взглядом, довольно легко разбираешь эту фразу, и даже удивляешься, почему не смог прочесть ее раньше. С этим украшением как раз такой случай (справедливости ради, здесь буквы довольно читаемые).
На обеих сторонах одинаковая надпись, но скомпонованная по-разному.

На нижней (большой) пластине:
حسن قزی بیبی‌جمالغه
Хәсән кызы Бибиҗамалга
Биби-Джамал, дочери Хасана (имя и отчество владелицы).

На верхней (маленькой) пластине:
ابراهیم
Ибраһим
Ибрагим (имя заказчика (мужа) или мастера-изготовителя).

Отсюда
Dr. Bormotucher
Бывает, что долго и безуспешно бьёшься над расшифровкой нескольких слов, выведенных неискушенным в арабской каллиграфии мастером, оставляешь это занятие, а какое-то время спустя, взглянув свежим взглядом, довольно легко разбираешь эту фразу, и даже удивляешься…
Никогда не задумывался над этимологией названия деревни моего деда по матери: Чулпыч (ныне в Сабинском районе РТ). А сейчас дошло, что оно ведь происходит от названия профессии "чулпычы" ("изготовитель чулпы"). Скорее всего, оно связано с именем или прозвищем основателя деревни - как и в случае с селами под названием Балтач (Балтаси, Балтачево), которое связано с антропонимом Балтачы "плотник".
Ыштан~эштун - ыштан, чалбар.

Күңләк-ү ыштаныга лаек дәгел,
Һәр ни бәһа берлә муафыйк дәгел.


Күңләк-ү ыштаныга - күлмәк hәм ыштанына
Дәгел - түгел
Бәһа - бәя
Берлә - белән

Сөләйман Бохари. Лөгате чагатаи вә төрки-е госмани.
Дарственная надпись на серебряной бляшке (детали украшения) из фондов Национального музея РТ:

نعمتوالله حلالی سروی جمالغه

Нигъмәтулла хәлале Сәрвиҗамалга.

Сарви-Джамал, супруге Нигматуллы.

UPD: Меня справедливо поправили, что не "Махруй-Джамал" (مهروی‌جمالغه), а "Сарви-Джамал" (سروی‌جمالغه).
1 - نعمتوالله Нигъмәтулла
2 - حلالی хәлале
3 - سروی Сәрви
4 - جمالغه Җамалга

Диакритические точки для экономии места не проставлены. Слова (иногда и части слов) в таких надписях могут быть разбиты на части и расположены в произвольном порядке (тоже в целях экономии места).
Дачалы кешеләрне дача мәүсименә (сезонына) керү белән котлыйм. Бу мөнәсәбәт белән күренекле кадимче галим Мөхәммәдсадыйк Иманколый тарафыннан 1927 елда язылган, дача тормышына багышланган шигырен урнаштырабыз:

Җәй көнендә бик күңелледер икамәт[1] дайчыда,
Сыйххәтең артыр синең сәгать бә-сәгать[2] дайчыда.
Шадлыгыңны арттырыр, хәсрәтләреңне юк итәр,
Ачылыр күңелең, тәнең булыр сәламәт дайчыда.

Бер дә калмас, тәмсез әфкяре[3] бу дөньяның бетәр,
Син табарсың һәр җәһәттән зәвекъ-рәхәт дайчыда.
Кыш көне эшләү белән арыганың бетсен дисәң,
Кодрәтең булса, торуны әйлә гадәт дайчыда.

Булса агымсу буе һәм тау башы, урман якын –
Тәңренең зур нигъмәтедер истикамәт[4] дайчыда.
Хуш һавалыкта нәзыйрсыз[5] Бакчасарай[6]
Булса имкян[7], әйлә анда истирахәт[8] дайчыда.

Андадыр сәер-тамаша, анда яхшы саф һава,
Шадланыр җаның, табар күңелең фәрәгать[9] дайчыда.
Андадыр ошбу хәят-ы дөньявиның[10] ләззәте,
Булса матлүбең[11] сәгадәт[12] – чын сәгадәт дайчыда.

Барча сырхауга дәвадыр андагы яхшы һава,
Башка даруларга булмас һич тә хаҗәт дайчыда.
Ни ганимәт, бу урынның сахибе[13] татар ирер[14] –
Бу җәһәттән безнең өчен бар бәшарәт[15] дайчыда.

Ни бөек нигъмәт ирер[16] сайфиядә[17] җәй үткәрү,
Шөкре нигъмәт ваҗиб ирер, әйлә тәгать дайчыда[18].
Аргы як Идел буе комлык гүзәл бер манзара –
Һәр карауда син күрерсең күп нәфасәт дайчыда.

Бер-бер артлы бик мөзәйян[19] зур парахудлар үтә –
Кыл тамаша, гыйбрәт ал – төрле сәнәгать дайчыда.
Анда ни хуш манзара һәм андадыр иркен хәят[20],
Юк табигать хөсненә[21] һич хәдд-ү гаять[22] дайчыда.

Эч пошулар бер дә калмас, сакланыр зиһнең синең –
Саулык өчендер сәбәбләр биниһаять дайчыда!
Нинди дәүләт үткәрү җәй көннәрен сайфиядә! –
Чөнки бардыр һәр җәһәттән күп нәзакәт дайчыда.

Тәңремез дайчы хәятын әйләде безгә насыйб,
Имде[23] без иттек аңа һәрдәм[24] гыйбадәт дайчыда.
Су коенмак илә дә артыр һәмишә[25] сыйххәтең
Тәндә кер калмас, булыр, бәс, чын нәзафәт[26] дайчыда.

Йитсә хәлең үткәрә күр дайчыда җәй көннәрен
Төзәлер күңелдәге һәрбер җәрәхәт дайчыда
Төрле хуш исле чәчәкләр анда сахра зиннәте
Хөсн-е манзара[27] һәм табигатьтә ләтафәт[28] дайчыда

Дайчының хөснендә бәян мөмкин түгел,
Син белерсең аны, гәр[29] итсәң икамәт дайчыда.
Файдалыдыр һәр җәһәттән дайчыда тотсаң ватан[30],
Тәнгә сыйххәт, җанга куәт, дилгә[31] рәхәт дайчыда.


[1] Икамәт – тору

[2] Сәгать бә-сәгать – сәгатьтән сәгатькә, сәгать саен

[3] Әфкяре – фикерләре

[4] Истикамәт – яшәп тору

[5] Нәзыйрсыз – тиңе булмаган

[6] Бакчасарай – 1920 нче елларда бүгенге Югары Ослан районы җирләрендә Идел буенда аз җирле татар крестьяннары өчен Татарстан хөкүмәте тарафыннан оештырылган авыл.

[7] Имкян – мөмкинлек

[8] Истирахәт – ял итү

[9] Фәрәгать – ял итеп тору

[10] Хәят-ы дөньявиның – дөнья тормышының

[11] Матлүбең – теләгәнең

[12] Сәгадәт – бәхет

[13] Сахибе – хуҗасы

[14] Татар ирер – татардыр

[15] Бәшарәт – шатлык

[16] Нигъмәт ирер – нигъмәттер

[17] Сайфиядә - дачада

[18] Шөкр-е нигъмәт ваҗиб ирер, әйлә тәгать дайчыда – биргән нигъмәт өчен [Аллага] шөкер итү тиеш, дачада аңа гыйбадәт кыл

[19] Мөзәйян – зиннәтләнгән

[20] Хәят – тормыш

[21] Табигать хөсненә – табигать матурлыгына

[22] Хәдд-ү гаять – иге-чиге

[23] Имде – инде

[24] Һәрдәм – һәрвакыт

[25] Һәмишә – һаман

[26] Нәзафәт – чисталык

[27] Хөсн-е манзара - матур манзара

[28] Ләтафәт – гүзәллек

[29] Гәр – әгәр

[30] Тотсаң ватан – торсаң

[31] Дилгә – күңелгә
Forwarded from Dr. Bormotucher
Кстати, начинается сезон кумыса (башкирские, ногайские, казахские и кыргызские братья и сестры поймут). Еще одно полушутливое стихотворение - на этот раз посвященное воспеванию кумыса - принадлежит перу Халила, сына Нияза из астраханской слободы Аргы Тияк (Зацарево) и написано в конце 19 в. По-татарски его можно назвать "Кымызга мәдхия". Листок с автографом этого стихотворения отложился в личном архиве уроженца Астрахани, ученого и просветителя Абдурахмана Умерова (Габрахман Гомәри).

Дөньяның фәләк чәрхе бар
Кымыздан кымызның фәркы бар.
Нә бәһасе, нә нәрхе бар,
Бәһасе бөләнддер бу кымыз!
Әгәр гизсәң бу җиһаны -
Истанбулы, Гөрҗистаны,
Гарәбестан, Төркестаны -
Тайсыз (?) кымыздыр бу кымыз!
Әгәр барсаң Иран, Туран,
Шәһре Мисыр, янә Кәнган,
Хытай, Хөтән, янә Ауган -
һич йирдә юктыр бу кымыз!
Калмык улыр Хытай халкы,
Маллы халыктыр, чуктыр йылкы,
Бу кымызның улмаз нәрхе -
Ләззәте нәбаттыр бу кымыз!
Балдан шириндер эчмәгә,
Яхшы-яманны чишмәгә,
Бер гайре фикрә төшмәгә -
Чук фикерледер бу кымыз!
Бондан эчкән мәрд-е мәрдан
Үз күңлендә улыр бер хан,
Хәйран калыр бөтен җиһан -
Бәрабәре юктыр бу кымыз!
Бөлбөл сайрар кызыл гөлгә,
Гөлләр хәйрандыр бөлбөлгә.
Сакау адәм килер телгә -
Сүз сүзләтер бу кымыз!
Мулла эчсә - укыр китап,
Бер-береннән сөаль сорап.
Сөаленә бирер җавап -
җаваплы-саваплыдыр бу кымыз!
Байлар эчсә, сәүдә кылыр -
Бере сатыр, бере алыр,
Чук файдалар анда кылыр -
Файдасы чуктыр бу кымыз!

(В мире происходит коловращение небосвода,
А кумыс бывает разных видов.
Нет у него ни цены, ни стоимости,
Он имеет очень большую ценность, этот кумыс.
Если будешь путешествовать по миру -
Поедешь в Стамбул, Грузию,
Аравию, Туркестан -
о تای سز قمزدور بو قمز (это полустишие не понял, кроме "этот кумыс").
Если поедешь в Иран, Туран (здесь: Мавераннахр),
Каир, Ханаан,
Китай, Хотан, Афганистан -
Нигде нет кумыса.
Калмыки - народ из Китая,
Богатый народ - много у них лошадей.
Нет цены кумысу - он сладок, как набат (сахар).
При питье он слаще меда,
Он хорош, чтобы отделять хорошее от дурного
И пересматривать свое мнение -
Очень полезен для размышлений этот кумыс!
Отведавший его муж мужей
Почувствует себя ханом
И удивит весь мир -
Он несравненен, этот кумыс.
Соловей поет для красной розы,
Розы без ума от соловья.
Даже немой заговорит -
Его заставит заговорить кумыс!
Если выпьют [кумыса] муллы -
Они откроют (букв. "будут читать") книги
И начнут обсуждать вопросы [веры].
И на каждый вопрос найдется ответ
- [Ибо] способствует нахождению ответов [и] получению саваба этот кумыс!
Если выпьют [кумыса] баи -
Они начнут друг с другом торговать
И получат большую выгоду -
Очень полезен он, этот кумыс!)
Forwarded from Artur Qazan
Яфрак шәкелендә ясалган Коръән китабы. Һиндстан, Бабурлар дәүләте, Агра шәһәре, 16 гасыр.
Каз канаты - сугыш фәне төшенчәләреннән берсе; сирәк; саф-саф тезелү; көч, куәт.

Сөләйман Бохари. Лөгате чагатаи вә төрки-е госмани.

#ОнытылганМәгънәләр
Әлифбалар алмашынуы бары тик совет чире генә булмаган. Гомумән, ХХ гасырда Аурупа мәдәнияте йогынтысында бик күп телләрнең әлифбалары алмашына. Шул исәптән, малай теленеке дә.

Ислам таралгач, малай теле өчен «җави» (جاوى) дип аталган гарәп графикасындагы әлифба кулланылган. Татар телендәге кебек үк, ул әлифбада төп гарәп хәрефләреннән тыш өстәмә символлар да булган. Мәсәлән, татарча پ хәрефе урынына ڤ язылган, ݣ урынына ڠ һ.б.

«Җави» сүзе гарәпчә الجزائر الجاوي‎ (Җави [Ява] утравы) дигәннән килеп чыга икән. Җави язуы, малай теленнән тыш, Ява архипелагының башка бик күп телләре өчен төп графика булып торган.

ХХ гасырда малай теле латин графикасына күчерелә.

2019 нчы елда Малайзиядә мәктәпләрдә җави язуын укытуга бәйле низаг чыга. Җави язуы мәктәпләрдә мәҗбүри укытылачак дигән хәбәр чыккач, ата-аналар комитетлары (бөтен җирдә дә шул бер үк инде алар) исламлаштырудан куркып, җави язуын укытуны ихтиярига һәм мәктәпләрдәге ата-аналар комитетлары сайлавына калдыра. Моңа җавап буларак илнең кайбер өлкәләре җави язуын рәсми документларында куллана башлый. Кайбер төбәкләрдә җави әлифбасын куллануны тәэмин итү чаралары да күрелә: оешмалар элмә такталарын, төрле билбордларны җави язуында башкарырга тиеш дигән кануннар кабул ителә. Брунейда һәм Малайзиянең кайбер өлкәләрендә җави язуы латин графикасы белән беррәттән рәсми дип санала.

Беренче чиратта, чынлап та, бу карарны дин эшләре буенча җаваплылар, дини оешмалар тормышка ашыра башлый. “Бик күп балалар җави белән таныш булмаганга, ул язуны укый алмый. Җави язуын рәсми дәрәҗәдә куллана башлавыбыз бу мәсьәләнең бер чишү юлы булып торачак”, – дип әйтелә.

Без дә булдырабызмы?
1943 елның 7 мартында Истанбулда Гаяз Исхакыйның иҗади эшчәнлегенең 45 елын һәм гомеренең 65 яшен котлауга багышланган чара узган. Мөхтәрәм төрек коллегабыз доктор Хөсәен Барган бу хакта "Вакыт" газетасының 1943 ел 8 март санында чыккан материалны җибәрде:
2024/09/29 07:23:25
Back to Top
HTML Embed Code: